Норлат үзәк итапханәсендә Равил Фәйзуллинның иҗатына багышланган "Поэзиясендә әдәби дөнья" дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Биредә шагыйрьнең әдәби әсәрләре, тормыш юлын сүрәтләгән материаллар тупланган. Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез! Беренче шигырьләрен 1950 елларда бастыра башлый. Фәйзуллинның «Нюанслар иле» (1964) шигъри циклы; «Рәсем ясыйм» (1965), «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар» (1967), «Кыска шигырьләр» (1978) кебек шигырь җыентыклары (бер-, ике-, өч- яисә дүртьюллык шигырьләре) укучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын традицион булмаган ирекле формасы һәм үзенчәлекле поэтикасы белән үзенә җәлеп итәләр.