“Балаларга әкият” Язучы герой Абдулла Алишның 115 ел вакыйгасына багышлап, 15 сентябрь көнне Биккол авылы китапханәсендә "Балаларга әкият" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды, язучының иҗатына багышланган әңгәмә уткәрелде.
Китап күргәзмә "Поэт Кавказа" 2023 елның 8 сентябрендә шагыйрь, публицист, прозаик, тәрҗемәче Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына 100 ел тула. Бер гасырлык юбилеена багышлап Биккол авылы китапханәсе "Поэт Кавказа" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шагыйрьнең әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турында материаллар тәкъдим ителә. Китап укучылар төрле телләрдә шигырьләрен укыдылар.
«Мир без наркотиков» Наркотикларга каршы корәш уңаеннан Биккол авылы китапханәсе "Мир без наркотиков" исемендә китап күргәзмәсе оештырылды, шулай ук акция үткәрелде. Чара да яшьләр, балалар, урта яшьтәгеләр актив катнашты.
«Ирек Диндаров – 70 яшь» Якташыбыз, авылыбызның горурлыгы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Ирек Гали улы Диндаровның тууына 70 ел тулу уңаеннан Биккол авылы китапханәсендә әдәби кичә уздырылды. "Соңгы әманәт" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Ихласлык белән сугарылган юбилей чарасында олысы-кечесе Ирек Диндаров турында истәлекләр сөйләделәр, әсәрләрен укыдылар, аның яраткан җырларын башкардылар.
«Гомер тәлгәшләре» Якташыбыз язучы Т. Галиуллинның 85 яшь уңаеннан Биккол авылы китапханәсендә «Гомер тәлгәшләре» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче язучын иҗат юлы, әсәрләре белән таныштырды. Әсәрләрдән әзекләр укылды.