Балалар китап атналыгы 30 март Биккол авылы китапханәсе балалар каникулы уңаеннан «Балалар китап атналыгы» уткәрде һәм «Китап иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Яңа китаплар белән танышу, төрле тематик әңгәмәләр үткәрелде. Китап укучылар чараларда бик теләп катнаштылар. Атна ахырында актив катнашусыларга дипломнар тапшырылды.
Рабит Батуллага 85 яшь Рабит Батулла (чын исеме Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды). Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек гомер бәйрәме. Шул уңайдан 26 март көнендә Биккол авылы китапханәсендә бу вакыйгага багышлап «Киләчәккә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә авторның төрле елларда язылган әсәрләре куелды. Яшь, урта, өлкән буын китап укучылар күргәзмәдә үзләрен кызыксындырган әсәрләре белән якыннан таныштылар. Рабит Батулланың тормыш юлы, иҗаттагы уңышлары, икьтисадтагы казанышлары турында әңгәмә үткәрелде.
“Яңа җыр” “Яңа җыр” 16 февраль көнне Биккол авылы китапханәсе язучы Гакыйль Сәгыйровның тууына 85 яшьлегенә багышланган шигырь уку чарасы уткәрелде. Шигырь укуда өлкәннәр һәм мәктәп яшьтәге балалар бик теләп катнашты. Китапханәче язучының иҗатына багышланган. “Яңа җыр” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.
Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел 11 март көнне язучы Әхмәт Фәйзинен тууына 120 ел билгеләп үтелә. Шул уңайдан Биккол авылы китапханәсе “Каеннар яфрак ярганда” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды һәм әңгәмә үткәрде. Чарада китап укучылар бик теләп катнаштылар, үзләренең теләкләрен житкерделәр.
"Шагыйрь бәхәте" "Шагыйрь бәхәте" 9 февраль көнне Биккол авылы китапханәсе язучы Фәнис Яруллинның 85 яше тулу уңаеннан "Шагыйрь бәхәте" исемендә язучының иҗатына багышлап әңгәмә үткәрде. Китап укучыларны язучының иҗаты һәм күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырдым. Чара бик кызыклы үтте.