Мәхмут Хәсәновның тууына - 95 яшь 21 декабрь көнне Биккол авылы китапханәсендә язучы Мәхмут Хәсәновның тууына 95 яшь тулу уңаеннан «Кама таңнары» дип аталган китап кургәзмәсе оештырылды. Кургәзмәдә язучының “Сайланма әсәрләр”, “Балачак энциклопедиясе”, “Саумы кояш”, “Көзге йолдызлар астында” һ.б. китаплары урын алды. Read more ...
«Килер бер көн» XX гасыр татар поэзиясенең күренекле шагыйрьләреннән берсе Әхмәт Ерикәй татар әдәбиятында билгеле урын алып тора. Әдип иҗат итеп калдырган бай мирасның вакыт сынавын үтеп, авторын үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан өлеше – кыска лирик шигырьләр һәм җырлары. Шагыйрь биш йөзгә якын җыр язган Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган һәм алар бүген дә актуаль, татар эстрадасы җырчылары тарафыннан башкарылып радио, телевидениедән еш яңгырыйлар. 16 декабрь көнне Биккол авылы китапханәсендә шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә 120 ел тулу уңаеннан «Килер бер көн» дип аталган китап күргәзмә куелды. Күргәзмәдә язучынын төрле елларда язылган “Килер бер көн”,”Яраткан җырлар”һ.б. китаплары урын алды . Әдип иҗаты белән тирәнтен танышырга теләүче китап укучылар рәхим итегез. Read more ...
Игелек жирдә ятмый 4 декабрь көнне Биккол авылы китапханәсе инвалидлар декадасы унаеннан «Игелек жирдә ятмый» дип аталган акция үткәрде. Акция барышында бала чактан инвалид булган гаиләләргә барып, китап тәкьдим итте һәм үз исеменнән буләкләрен тапшырды, теләкләрен житкерде. Read more ...
Рәзидә Шәриповага - 60 яшь Рәзидә Шәрипованың тууына 60 яшь тулу уңаеннан 5 декабрь көнне Биккол авылы китапханәсе «Якты сагыш» дип исемләнгән шигырь уку өештырды. Чарада балалар һәм өлкәннәр бик теләп катнаштылар. Китапханәче,китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Чара эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Read more ...
Киек каз юлы 20 август көнне танылган язучы Газиз Кашаф - Үзиленең тууынна - 80 яшь тула. Шул уңайдан Биккол авылы китапханәсе китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә Газиз Кашаф - Үзиленең , язучы Хәсән Туфанга багышлап язылган “Киек каз юлы” дип аталган китабы һәм “Мәйдән”, “Безнең мирас” журналларында басылып чыккан язучының иҗат юлына багышланган мәкаләләре урын алды.