Без бергә - Мы вместе 4 ноябрь көнне Биккол авылы китапханәсендә “Без бергә - Мы вместе” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Анда урнаштыралган материалларга әнгәрәә уздырылды. Күргәзмә белән китап укучыларда зур кызыксыну уятты.
Татарстан Контитуциясе көне 6 ноябрь көнне Биккол авылы китапханәсендә Татарстан Контитуциясе көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырды “Татарстан Контитуциясе көне”, әнгәмә үткәрелде. Китап укучылар Төп законның аерым мәддәләре буенча фикер алыштылар.
«Артта калган юллар» 25 октябрь көнне Биккол авылы китапханәсе язучы Нурихан Фаттахов юбилее уңаеннан "Артта калган юллар" исемендә китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәче китап укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм әсәрләре белән таныштырды.
“Дуслык таганы” 28 октябрь көнне Биккол авылы китапханәсендә Вәсимә Хәйруллинанын 80 яшьлек тууы уңаеннан "Дуслык таганы" исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап сөючеләр «Серле сәгать», «Дуслык таганы», «Шәп бабай, тәти әби» китаплары белән таныштылар. Алар өчен бу җыентыклардан шигырьләр кычкырып укылды.
“Язмыш сынавы” китап күргәзмә Зифа Кадыйрова-язучы, татар әдәбиятының чын феномены. 7 октябрь көнне язучының тууына 65 ел тулды. Кадыйрова үзе хатын-кызлар өчен генә булмаган әдәбият яза дип саный. Бу гади тормыш хикәяләре, аларның өчесен ул үзе өчен яза, ә дүртенчесен укучылар өчен. Бикол авылы китапхәнәсендә укучылар арасында яратып укылучы авторга багышланган “Язмыш сынавы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Язучы әсәрләреннәң өэекләр укылды, укучылар үз ара фикерләр алыштылар.