ANKETA KNOPKA

 

24 сентябрь  көнне Киекле авылы китапханәсе Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан “Халык һөнәрчелеге остасында кунакта” исемле чара оештырды.

Һәм уңган, булдыклы кул эшләре остасы Сария Закир кызы Мухаметовада кунакта булды.

Сария апа бәйләргә кече яшьтән үк әнисеннән карап, өйрәнеп үсә. Сугыш чорында бу эш аларның гаиләсен жылытып кына калмый, ә тукландыра да: кызлар бәйләгән киемнәрне, малайлар туккан чабаталарны базарда сатып акча юнәткән.

Бүгенге көндә дә Сария апа шөгылен ташламый. 83 яшендә дә балаларына, туганнары-дусларына оекбашлар, чәпчүрләр, бияләйләр бәйли, шулар аша үзенең йөрәк жылысын, мәхәббәтен житкерә.

 24.09.2022 оста фото 1


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов