25 март көнне Киекле авылы китапханәсе авыл мәдәният йортының җирле үзидарә белән берлектә оештырган “Хуш киләсең, Нәүрүз” чарасында катнашты. Нәүрүзне бәйрәмнең хуҗасы - яз чибәре Нәүрүзбикә ачып җибәрде, кунакларны яз килүе белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Балалар өчен чарада күңелле стартлар оештырылды, ә зурлар матур җырлар белән хозурланды. Кайнар табада пешкән плов, коймак һәм тәмле чәй кунакларга бик ошады. Нәүрүзбикә белән оештырылган фотосессия исә күңелләргә яз рухы өстәде.

25.03.2023 науруз фото