“Тормыш дулкыннары” 12 март Киекле авылы китапханәсе татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 яшь булуга багышлап “Тормыш дулкыннары” исемле китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә татар әдәбияты классигының күпьяклы иҗатын чагылдырган китаплар, шулай ук язучының әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмә март ахырына кадәр ачык булачак. Әлеге күргәзмә аша китап укучылар Г. Ибраһимовның иҗатына багышланган әсәрләр белән таныша алачаклар. Prev Next