Книжная выставка “Новые книги” Киекле авылы китапханәсендә июль ае башыннан мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Яңа китаплар” күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә ярдәмендә балалар жәйге ялларында күренекле татар балалар язучылары Эльмира Шәрифуллина, Резеда Фәрхетдинова, Шәүкәт Галиев, Нурзия Мирхазова, Равил Сабырның яңа әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук татар телен өйрәнү өчен яңа әсбаплар яздырып алу мөмкинлеге дә булды.
“Снегурочка” просмотр мультфильма В рамках 200-летия со дня рождения русского драматурга Александра Николаевича Островского, Бурметьевская сельская библиотека организовала просмотр мультфильма «Снегурочка» по мотивам одноименной пьесы юбиляра. В мероприятии приняла участие взрослая группа детского сада № 28 «Подснежник» под присмотром воспитателя Хузеевой Л.И. После ознакомления с творчеством автора мультипликационного фильма, юные читатели с удовольствием приняли участие в викторине и получили призы.
«Туган якны өйрәнү юнәлеше буенча чара» - авыл буйлап сәяхәт 26 нчы июнь көнне Киекле авылы китапханәсе “Авыл буйлап сәяхәт” исемле танып-белү экскурсиясе оештырды. Туган якны өйрәнү юнәлешенә багышланган бу сәяхәт барышында балалар туган авылыбыз Киеклегә нигез салу тарихы белән таныштылар, “Бурметьево”, “Киекле” атамаларының ни өчен кушылуын белделәр. Авылыбызның югары оч, түбән оч дип йөртелүен ассызыкладылар. Балалар белән үзәк урамнарга, югары оч мәчетенә, күл буена сәяхәт ясалды. Әлбәттә, һәр урын атамасының килеп чыгышына аңлатма бирелде. Балалар бик кызыксынып Югары оч мәчете, Кушкиләк аланы, Мәрзия һәм Кибет күлләре турында мәгълүмат алдылар. Без барыбыз да кечкенә Ватаныбызга сак карарга, аның тарихын сакларга, аны якларга һәм аның белән горурланырга тиешбез!
Книжная выставка “Все начинается с семьи” 8 июля, в День семьи, любви и верности, Бурметьевская сельская библиотека представила для читателей книжную выставку “Все начинается с семьи”. Постоянные читатели библиотеки ознакомились подборкой литературных произведений, в которых основным сюжетом являются семейные перипетии, верность традициям и умение находить выход порой даже в самой безвыходной ситуации. Художественная литература порой способна ответить на самые сложные вопросы о любви, семье, родителях и детях. Ведь авторы в своем творчестве опирались не только на новые, старые теории психологов и педагогов, но и на пережитый и осмысленный опыт.
“Китапханәгә сәяхәт” - экскурсия. 17 июнь көнне китапханәгә Киекле гомумбелем бирү мәктәбендә эшләп килүче “Дуслык” ял лагеренә йөрүче укучылар экскурсиягә килде. Балалар кызыксынып китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: китапханәгә ничек язылырга кирәклеген аңладылар, китапларны ничек дөрес итеп сайларга өйрәнделәр һәм һәр китапның китап стеллажында үз урыны барлыгын белделәр. Шулай ук китапханәдә оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар, яңа басылган китаплар турында белешмә алдылар. Бигрәк тә матур итеп бизәлгән китапларга, “Салават күпере”, “Веселые затейники” кебек журналларга һәм балалар өчен чыгарылучы “Көмеш кыңгырау”газетасына аерым игътибар бирделәр. Экскурсия барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше турындагы әңгәмәдә дә катнаштылар: көндәлек режим, зарядка, чыныгу, дөрес туклану турында белемнәре белән уртаклаштылар, сәламәтлеккә комачаулаучы начар гадәтләр турында сөйләштеләр. Викторинада катнашып, үзләренең әкият геройлары турында белемнәрен күрсәтә алдылар. Чара азагында, әлбәттә, үзләрен кызыксындырган китапларны яздырып алу мөмкинлеге дә булды.