Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Аның максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту. Зирекле авылы китапханәседә “Без бердәм” дигән әңгәмә уздырды. Шул әңгәмә барышында укучыларга бердәмлек турында аңлатылды.

Бүген - 26 июнь Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. БМО карары белән гамәлгә кергән һәм 1987 елдан бирле билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Зирекле авылы китапханәсе наркоманиягә каршы “Без-яшәү өчен”дигән исемле чара узды.  Шул чарада яшьүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен ярату максатыннан  тәрбияви әңгәмә уздырылды.

8 июнь көнне Зирекле китапханәсе, китап укучыларны “Җәй, китап, мин - дуслар!” дигэн җәйге ачык һавада уку акциясен оештырды. Укучылар бу акциядә бик теләп катнаштылар. Һәр теләгән китап укучы үзе өчен үзенә ошаган китап сайлап алды.  Укучылар өчен чара биктә күңелле узды.

Хәзерге вакытта аеруча мөһим булган террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре алга куела. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы булып тора. 23 июнь көнне Зирекле авылы китапханәсе яшьүсмерләргә террорчылыкка каршы ”Террорчылык-киләчәк куркынычы” дигән әңгәмә уздырды. Шул әңгәмә барышында, укучыларга террорчылыкка каршы аңлатма эшләре алып барылды.

Зирекле авылы китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган әңгәмә узды. Чара барышында китап укучылар күргәзмәдәге журналлар белән таныштылар һәм шул темага карата әңгәмәдә катнаштылар. Бу чара бик файдалы һәм эчтәлекле  үтте.