17 апрель  көнне Фома авылы китапханәсендә Петр 1 тууына 350 ел тулу уңаеннан“Петр 1 –үзе бер тарих” дип исемләнгән яшүсмерләр белән тарих сәгате үткәрдем. Мин китап укучыларга Россиянең танылган дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, даими армия һәм флотка нигез салучы, талантлы полководец һәм дипломат Петр1 турында мәгълүмат һәм видеоматериаллар тәкъдим иттем. Рус императоры тормышындагы кызыклы фактлар, реформалары һәм бөек эшләре турында сөйләштек.  Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы булып үтте.

petr yze