Фома авылы китапханәсендә балаларның китап атналыгы уңаеннан 22 март көнне “Әкиятләр иленә сәяхәт”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә әңгәмә үткәрелде.Китаплар күргәзмәсенә татар халык әкиятләре, дөнья  халык әкиятләре,рус халык әкият китаплары куелды. Мин балаларга әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәттем, өзекләр укыдым алар нинди әкияттән икәнен танып белделәр.Соңыннан күргәзмәдәге китапларны карап үзләренә яздырып алырга китап сайладылар.Әңгәмә мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.

ekiyat