“Габдулла Тукай –сүнмәс йолдыз “ 26 апрель Фома авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан “Габдулла Тукай –сүнмәс йолдыз “дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән берлектә әдәби кичә үткәрелде. Габдулла Тукай -татар халкының бөек шагыйре.Әз генә гомер яшәсә дә,безгә күпме мирас калдырган. Мин китап укучыларга шагыйьрнең биографиясен сөйләдем. Әкият ,шигырьләрен сөйләдек,китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырдым. Кичә күңелле үтте.
“Петр 1 –үзе бер тарих” 17 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә Петр 1 тууына 350 ел тулу уңаеннан“Петр 1 –үзе бер тарих” дип исемләнгән яшүсмерләр белән тарих сәгате үткәрдем. Мин китап укучыларга Россиянең танылган дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, даими армия һәм флотка нигез салучы, талантлы полководец һәм дипломат Петр1 турында мәгълүмат һәм видеоматериаллар тәкъдим иттем. Рус императоры тормышындагы кызыклы фактлар, реформалары һәм бөек эшләре турында сөйләштек. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы булып үтте.
«Йолдызларга юл” 12 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Йолдызларга юл” дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үтте. Белем сәгатендә мин китап укучыларга галәмгә очкан беренче очучы - космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы, аның тормышы һәм илебезгә галәм киңлекләре өлкәсендә күрсәткән уңышлары турында сөйләдем һәм чарага багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштырдым.
“Компьютерда эшләргә өйрәнү серләре” 15 апрель көнне Фома авылы китапханәсе Татарстанда цифровизация елы уңаеннан “Компьютерда эшләргә өйрәнү серләре” исем астында компьютерда эшләргә теләге булган китап укучыларны компьютер клавишасында, мониторда һәм шулай ук принтерда кәгазь чыгарту серләре белән таныштырдым. Хәзерге заманны компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Компьютер кеше эшчәнлегенең бөтен өлкәсендә кулланыла, компьютерда үзеңне кызыксындырган бөтен сорауларга җавап табып була.
“Йолдыз булып туган йолдыз” 10 апрель көнне балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың 60 яшьлек юбилее. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Йолдыз булып туган йолдыз”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм шигырләр уку сәгате үткәрелде. Йолдыз Шәрәпова - әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе, балалар күңеленә хуш килгән дистәләгән китап авторы.”Китаплы кич, ”Сәяхәтче чемодан”, ”Каен алмасы” китаплары матур бизәлешле,кызыклы шигырьләре балаларны үзенә җәлеп итә.