«Рәсүл Гамзатовны укыйбыз» Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан 18 нче июльдә Кычытканлы авылы китапханәсе «Читаем Расула Гамзатова», «Рәсүл Гамзатовны укыйбыз» дип аталган акция үткәрде.
«Сак булыйк наркомания» 26 июньдә наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Сак булыйк наркомания» дигән тәрбияви әңгәмә үткәрде . Укучылар электрон презентация ярдәмендә алар файдалы гадәтләрне һәм сәламәтлек өчен иң куркыныч зарарлы гадәтләрне , мәсәлән, тәмәке тартуны, алкогольне, наркоманияне һәм токсикоманияне искә төшерделәр. Наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды.
«Минем Ватаным – Россия» 12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе − Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан, Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Минем Ватаным – Россия» дип исемләнгән чара үткәрде. Бу чара барышында укучылар бәйрәмнең кайчан билгеләп үтелә башлавы, дәүләт символлары белән таныштылар. Шулай ук чара дәвамында Россия символыннан торган брошь ясау буенча мастер – класста катнаштылар.Чара бик файдалы үтте.
«Каләм белән җиңдек дошманны» 15 нче июнь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе «Современник» клубына йөрүче китап укучылар белән «Каләм белән җиңдек дошманны» дип аталган чара үткәрде. Чара барышында укучылар фронтавик язучылар белән таныштылар,аларның әсәрләрен кычкырып укыдылар.Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
«Р.Гамзатовны укыйбыз» 12 май көнне Кычытканлы авылы китапханәсе Расул Гамзатовның тууына 100 еллыгына карата «Р.Гамзатовны укыйбыз» дип аталган әдәби укулар үткәрде. Чара барышында китап укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Язучының әсәрләрен кычкырып укыдылар.Чара бик файдалы үтте.