24 нче декабрьдә Кычытканлы авылы китапханәсе «Петр беренче әдәби әсәрләрдә» дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә Петр 1 нең 350 еллыгына карата әзерләнде. Күргәзмәдә Петр Первый шәхесе, аның талантлары һәм иң якын көрәштәшләре, уңышлары һәм уңышсызлыклары турында сөйли торган әсәрләр тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе укучыларда зур кызыксыну уятты.