3 нче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн – язмыш сынауларына бирешмичә,тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Алар һәр мизгелнең кадерен белеп, һәр көнне шатланып каршы алалар. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, без аларга күңел җылысы бүләк итә алсак бик яхшы булыр иде. Шул уңайдан 6 нчы декабрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе авылыбыздагы мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр һәм вакытлы матбугат, китаплар тапшырып кайтты.

 7AhLxcGCKPA