“Аяз Гыйләҗев – үзенчәлекле шәхес” 17 гыйнварда Аяз Гыйләҗев тууына 95 ел була. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе “Аяз Гыйләҗев – үзенчәлекле шәхес” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә язучының төрле елларда иҗат иткән әсәрләре урын алды һәм китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмәгә күзәтү ясалды.
«Расул Гамзатов Дагыстан республикасының халык шагыйре» 14 гыйнварда Кычытканлы авылы китапханәсендә «Расул Гамзатов Дагыстан республикасының халык шагыйре» исемле әдәби- шигъри сәгать узды.Китап укучылар презентация ярдәмендә Рәсул Гамзатовның биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Күргәзмә оештырылды. Чаралар катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
«Петр беренче әдәби әсәрләрдә» 24 нче декабрьдә Кычытканлы авылы китапханәсе «Петр беренче әдәби әсәрләрдә» дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә Петр 1 нең 350 еллыгына карата әзерләнде. Күргәзмәдә Петр Первый шәхесе, аның талантлары һәм иң якын көрәштәшләре, уңышлары һәм уңышсызлыклары турында сөйли торган әсәрләр тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе укучыларда зур кызыксыну уятты.
“Халкыбызның мәдәни мирасы” 2023 ел республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе “Халкыбызның мәдәни мирасы” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә гореф – гадәтләрен, йолаларын чагылдырган китаплар һәм вакытлы матбугат урын алды. Әлеге китап күргәзмәсе китап укчыларда зур кызыксыну уятты.
“Туган илнең батыр уллары” 17 нче декабрь көнне “Современник” клубының чираттагы очрашуы булып үтте. Бу чарада китап укучылар фронтавик язучыларыбызның иҗаты белән таныштылар.Аларның әсәрләрен кычкырып укыдылар. Үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.Чара бик кызыклы үтте.