Кәкре Атау китапханәсендә 27 август көнне”Тылсымлы су”.дигән экологик дәрес узды.Балалар татарстандагы сулыклар белән таныштылар.Үзләренең белгәннәрен сөйләделәр. Кама,Волга  сулыклары турында да сөйләделәр.Үзебезнең авылның Чирмешән елгасында искә алдылар.Анда үзләренең ничек су керүләре турында да фикер алыштылар..Нинди матур елга-күлләр янында булулары беләндә уртаклаштылар.

22 август көнне – Рәсәй Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан Кәкре Атау авылы китапханәсе  “Татарстан флагы нинди төстә?” дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырды. Чара барышында укучылар белән “Татарстан флагы нинди төстә? - дигән темага әңгәмә үткәрелде һәм балалар ярыша –ярыша рәсем ясадылар. Бу чара бик күңелле үтте.

3 июль көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә китапка,укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Китаплар иленә сәяхәт “ дип аталган чара оештырылды.  Китапханәче сүзне китапның килеп чыгышы, китап язу тарихы турында сөйләп башлады. Китапны саклау кагыйдәләре белән таныштырды. “ Китаплар иленә сәяхәт “күргәзмәсе тәкъдим итеп, матур рәсемле китаплар карадык. Матур әдәбият әсәрләре буенча сораулар биреп, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштек. Чара ахырында балалар өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.

16 август көнне  Кәкре Атау авылы  китапханәсендә фронтовик язучы Әдип Маликовның тууына  100 ел тулу уңаеннан  китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә    шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә басылган китаплары урын алды. 

26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кәкре Атау китапханәсендә «Сәламәтлек иң зурбайлык! Наркотикларга урын юк!» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китап укучылар күргәзмәдәге китаплар белән танышты, аларга наркотиклар зыяны турында сөйләнде.