3 июль көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә китапка,укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Китаплар иленә сәяхәт “ дип аталган чара оештырылды. Китапханәче сүзне китапның килеп чыгышы, китап язу тарихы турында сөйләп башлады. Китапны саклау кагыйдәләре белән таныштырды. “ Китаплар иленә сәяхәт “күргәзмәсе тәкъдим итеп, матур рәсемле китаплар карадык. Матур әдәбият әсәрләре буенча сораулар биреп, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштек. Чара ахырында балалар өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.