Галимҗан Ибрагимовның тууына 135 ел Күренекле татар язучысы галим, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлшеклесе Галимҗан Ибрагимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан Кизләү авыл китапханәсе китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәгә килгән яшүсмерләр күргәзмә белән якыннан таныштылар.
"Без хәтерлибез" 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу фаҗигале дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган коточкыч вакыйгалар белән бәйле.3 сентябрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Без хәтерлибез”дигән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларга моннан 18 ел элек Бесланда булган котычкыч вакыйга турында сөйләдем. Чара ахырында катнашучылар Бесланда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
“Светлый мир народной культуры» Кизләү авыл китапханәсендә Халкыбыз мәдәниятенең якты дөньясын яктырткан “Гасырлардан килгән мирас” исемле китап күргәзмәсе оештырдым. Күргәзмәдә халкыбызның мирасы, татар балалар фольклоры, татар халык киемнәре, халык җырлары, хылкыбызның йолалары һәм бәйрәмнәре дигән китаплар урын алды.
"Россия флагы-безнең горурлыгыбыз" 22 август көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Россия флагы-безнең горурлыгыбыз” дип аталган информация сәгате үткәрелде. Чара барышында балаларга Россия дәүләт символлары тарихы һәм флагның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләдем. Соңыннан балалар белән Россия Федерациясе гимнын бердәм итеп башкардык һәм мондый чаралар гражданлык җаваплылыгын һәм патриотизм хисен тагын да ныгытуга ярдәм итә, дигән нәтиҗәгә килдек.
“Дуслык-бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк” Кизләү авылы китапханәсендә “Дуслык-бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк” дигән патриотик тәрбия сәгате уздырылды. Төп максат: Укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Бер береңә ярдәм кулы сузу,дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү. Коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру. Кичә барышында “Ачык Дәрес 2022 №3, “Татар халык мәкальләре китабын кулланылды. Укучылар бирелгән сорауларга бердәм һәм дерес җавап бирделәр.