“Иң зур байлык - сәламәтлек “ 26 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Иң зур байлык - сәламәтлек “ исемле сәламәтлек сәгате уздырдым. Яшүсмерләр үзләренең сәламәтлекләренә нык игътибарлы булсыннар, яман чирләрдән саклана белсеннәр өчен сәламәтлек сәгатен оештырдым. Бер якта Сәламәт тәндә-сәламәт акыл дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Кичә барышында “Яшәү яме наркотикларсыз”,”Наркомания: Балаларыбызны ничек сакларга?” исемле китаплардан файдаландык. Prev Next