“Дустыңны китапханәгә алып кил” 4 август көнне Кизләү авылы китапханәсе “Дустыңны китапханәгә алып кил” диеп аталган акция үткәрде. Акциядә катнашу өчен үзләре белән китапханәгә туганнарын, дусларын, танышларын, күршеләрен алып килергә кирәк иде, алар да китапханә укучылары булачак. “Китап, җәй, дуслык, кешеләргә кирәк булган һәрнәрсә” шигаре астында китапханәгә чакыру листовкалары таратылды. Авылдашлар "Дуслык турында мәкаль сөйлә" викторинасында катнаша алды.
«Юл кагыйдәләрен белү һәркемгә кирәк» 26 июль Кизләү авылы китапханәсендә «Юл кагыйдәләрен белү һәркемгә кирәк» дигән тәрбия сәгате узды. Аның барышында катнашучылар хәрәкәтне көйләү турында Указның кайчан барлыкка килүе, беренче светофорның кайчан эшләве һәм башка бик күп мәгълүмәт белән таныштылар, викторинада катнаштылар.
Безнең яраткан Пушкин 10 февральдә Россиядә Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кизләү авылы китапханәсе «Безнең яраткан Пушкин» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, күргәзмәгә куелган китаплары белән якыннан таныштылар.
Террорчылыкка-юк, дип әйт! Терроризмга каршы көрәш, терактлар кылуны булдырмау – һәр россияленең иминлеге-мөһим дәүләт бурычы. 17 февральдә Кизләү авылы китапханәсендә « Террорчылыкка-юк, дип әйт!» исеме астында китап укучылар белән кисәтү-акциясе уздырдым. Буклетлар таратканда терроризмның нәрсә икәнен, террорчылык оешмасына эләкмәүне, тоткыннарга эләккән очракта нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләштек. Шикле әйберләрне ачыклау вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәндек, ашыгыч ярдәм телефоннарын искә төшердек.
«Игелек һәм кешеләр көрәшчесе» 20 январь Кизләү авылы китапханәсендә «Игелек һәм кешеләр көрәшчесе» исемле әдәби- шигъри сәгать узды. Катнашучылар Рәсул Гамзатовның биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, ә соңыннан «Журавли» җырын тыңладылар.