Татар халкының мирасы Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча 2023 ел Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" дип игълан ителде. Татарстан халкы бай тарихи-мәдәни мираска ия. 15 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан кычкырып укулар узды. Катнашучыларга телдән халык иҗаты әсәрләре: татар халык әкиятләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм “канатлы сүзләр” тәкъдим ителде. Чарага татар халкының мирасы булган әкиятләре, мәкальләре, бәет-мөнәҗәтләре язылган китап күргәзмәсе оештырылды.
Үзеңнән башла-куркынычсыз яшә! 13 январь Кизләү авылы китапханәсендә «Үзеңнән башла-куркынычсыз яшә!” исемле наркомания буенча әңгәмә узды. Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Нәрсә ул наркотик һәм без аның турында ниләр беләбез? Шушы һәм башка сорауларга яшьләр белән әңгәмәдә җавап эзләдек . Әлеге чараның да төп максаты - балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Сөйләшү вакытында балаларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттым һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирдем. Яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, белдерделәр.
Галимҗан Ибрагимовның тууына 135 ел Күренекле татар язучысы галим, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлшеклесе Галимҗан Ибрагимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан Кизләү авыл китапханәсе китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәгә килгән яшүсмерләр күргәзмә белән якыннан таныштылар.
Гасырлардан килгән мирас! Соңгы елларда халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан- арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф- гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан- буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора. 12 январь көнне Кизләү авылы китапханәсе “Гасырлардан килгән мирас!” дип аталган күргәзмә оештырды, һәм китап укучылар белән әңгәмә үткәрде.Әңгәмәдә татар халкының традицияләре, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләштек, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар белән таныштык. Яшь буын тамырларын онытмаска, авыл тарихын белергә тиеш дип саныйм.
"Без хәтерлибез" 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу фаҗигале дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган коточкыч вакыйгалар белән бәйле.3 сентябрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Без хәтерлибез”дигән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларга моннан 18 ел элек Бесланда булган котычкыч вакыйга турында сөйләдем. Чара ахырында катнашучылар Бесланда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.