Дини әңгәмә 21 март көнне 2022 нче ел –Идел Болгарстанында ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Кизләү авыл китапханәсендә “Ислам дине кабул ителде” дип аталган дини әңгәмә булып узды. Китапханәгә килгән өлкән буын авылдашлар белән исламның универсальлеге җирле уңай гадәтләрне үзенә сеңдерергә мөмкинлек бирүе хакында фикер алыштык.
“Җырлы-моңлы Татарстаным” 19 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Җырлы-моңлы Татарстаным” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә уздырдык. Кичәгә “Мирас” клубына йөрүче авылдашларыбыз чакырылды. Әдәби- музыкаль кичәдә буыннан- буынга күчкән халкыбыз мирасы ,татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары турында әңгәмә алып бардык, бергәләп моңлы татар халык җырларын башкардык. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
“Без цифрлаштыру дөньясында” 2022 нче ел- Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы буларак кабул ителде. Шул уңайдан 12 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Без цифрлаштыру дөньясында” исемле күргәзмә оештырылды. Китапханәгә килүчеләр күргәзмә белән якыннан таныштылар.
“Күп кырлы каләм остасы Разил Вәлиев” 19 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә 4 сыйныф укучылары, халкыбызның күренекле шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең балалар өчен язылган “Без кояш балалары”,”Хуш иске ел”,”Туган ягым“ исемле күңелле шигырьләрен укыдылар. Алар бердәм булып язучының күргәзмәгә куелган китаплары,дисклары белән якыннан таныштылар, фотоальбомнарын карадылар, аудиоязмада “Нигә әни,нигә картаясың?”, “Ядкарь”, “Таң җыры” исемле җырларын тыңладылар.
”Китаплы гаилә –бәхетле гаилә” 23 декабрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә ”Китаплы гаилә –бәхетле гаилә” дигән темага әңгәмә уздырдык. Китапханәгә, укырга яратучы күп балалы Ганиевлар гаиләсе килде. Аларны яңа кайткан китаплар һәм журналлар белән якыннан таныштырдым.Балаларга кызыклы әкиятләр укыдым. Әти-әниләре бергәләп сканворд чиштеләр. Китап –белем ачкычы дигән темага әңгәмә узды һәм соңыннан Ганиевлар гаиләсе үзләренә ошаган китапларны укырга дип яздырып та алдылар