“Бөек галимнәр” Россия фәне дөньяга күп кенә бөек исемнәр һәм ачышлар биргән. Бөтен дөньяда Михаил Ломоносов, Дмитрий Менделеев, Сергей Королев һәм башка бик күп галимнәр билгеле. Аларның тырышлыгы белән ил кешелек цивилизациясенең күренекле ачышлары һәм уйлап табулары ватанына әверелде. 29 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Бөек галимнәр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Китап күргәзмәсендә безнең тормышыбызга нык тәэсир иткән һәм хәзерге дөньяның йөзен билгеләгән ачышлар һәм уйлап табулар турында китаплар, шулай ук танылган галимнәр һәм язучыларның биографияләреннән ачык фактлар тәкъдим ителде. Укучылар Россия галимнәренең күп кенә яңа исемнәрен белделәр. Read more ...

“Закон алдында барысы да тигез” 12 декабрь - Россия Конституциясе көне. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Закон алдында барысы да тигез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә, Конституциягә төзәтмәләр, кодекслар, Россия хокукы һәм тарихы буенча дәреслекләр тәкъдим ителде.
“Барысы да Ленинградта иде” 2024 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы бетерелүгә 80 ел тула. Шул датага карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Барысы да Ленинградта иде” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә блокадалы Ленинград хроникасын чагылдырган документаль әдәбият та, блокадалы Ленинград турында нәфис әсәрләр дәтәкъдим ителде Read more ...
“Сүзлекләр һәм энциклопедияләр” Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне ел саен 22 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шул датага карап 22 ноябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Сүзлекләр һәм энциклопедияләр” дип исемләнгән интерактив уен үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларның сүзлек запасын баетты, белешмә әдәбият белән эшләү осталыгын камилләштерде. Ә ахырдан укучылар уен формасында сорауларга җавап бирделәр һәм китап күргәзмәсенә күз салдылар.