А.Островский рус драмасының бөек мастеры Александр Островский 19 гасырның иң бөек рус драматургы, аның иҗаты рус театры үсешенә зур йогынты ясаган.31 март көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “ А.Островский рус драмасының бөек мастеры “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.Күргәзмәдә китапханә укучылары игътибарына Александр Николаевич Островскийның, танылган әсәрләре, комедияләр, әкиятләр китаплары тәкъдим ителде.
Рабит Батулла балаларга Рабит Батулла татар мәдәниятендә аерым һәм күренекле шәхес. Күп кенә әкиятләр авторы, тәрҗемәче һәм Коръән тәфсире, актер, режиссер, телевидение алып баручысы. Күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча үз фикере булган кеше.26 март көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Рабит Батулла балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әкиятләр, хикәяләр һәм юмористик әсәрләр китап укучыларны игътибарсыз калдырмады.
Шагыйрьне иҗади доньясы Расүл Гамзатов Дагестанның Цада авылында туган. Аның иҗаты Дагестанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле.15 гыйнварь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе әлеге әдәбият эшлеклесенә багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында китаплар, шулай ук аның авторлык әсәрләре белән әдәбияты тәкъдим ителде.
“Наркотикларга ЮК” 17 гыйнварь көнне Колбай-Мораса авыл китапханәсе китап укучылары өчен “Наркотикларга ЮК” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә укучылар наркоманиягә кагылышлы китаплар,җурналлар белән танышып үттеләр. Ахырдан китапханә укучылары “Наркотиклага ЮК ” дип исемләнгән буклет белән бүләкләнде.
“Язгы аҗаган” 21 декабрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе китап укучылары өчен “Язгы аҗаган” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.Бу күргәзмәдә Мәхмүт Хәсановның китаплары куелды.Китап укучылар әдипнең “Язгы аҗаган” , “Саф җилләр”, “Юллар, юллар”, “Кама таңнары”, романнары, балалар өчен язылган “Очар кошлар”, “Җирән кашка”, “Шайтан малае” дигән повестьлары белән якынырак танышып үттеләр.