“Беслан кайгысының эхосы” 25 октябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Беслан кайгысының эхосы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә терроризмның барлыкка килү тарихы һәм соңгы унъеллыкның иң танылган терактлары, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында китаплар тәкъдим ителде.
“Мораса җире талантларга бай” Һәр җирдә җирле халык горурлана торган кешеләр бар. Алар шагыйрьләр, язучылар, табиблар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка һөнәр ияләре булырга мөмкин. Талантлы кешеләр зур шәһәрләрдә генә балкып торалар дип уйларга кирәкми, күп кенә бөек кешеләр ерак авылларда яшәгәннәр, зур кыенлыклар кичергәннәр. 26 июль көнне Колбай-Мораса авыл китапханәсе укучылар өчен “Мораса җире талантларга бай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.Бу күргәзмәдә укучылар авылыбызның тормышы, авылыбыздан чыккан талантлы шәхесләрнең китаплары белән танышып үттеләр.
“Яз һәм Хезмәт бәйрәме” 1 Май көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Яз һәм Хезмәт бәйрәме” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
" Тылсымлы Пушкин илендә" 6 июньдә Россиянең Пушкин көне һәм рус теле көне билгеләп үтелә. Бу дата хөрмәтенә Кулбай-Мараса авыл китапханәсе "Тылсымлы Пушкин илендә" китап күргәзмәсе әзерләгән. Күргәзмәдә китапханә укучылары язучының тормышы, иҗаты белән танышалар.
“Без тормышны сайлыйбыз” Сәламәтлек - ул һәр кешенең һәм бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы. Сәламәтлек-ул тулы физик, психик һәм социаль иминлек, ә авырулар яки физик җитешсезлекләр булмау гына түгел.9 апрель көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Укучылар күргәзмәдә наркотиклар, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрнең зыяны турындагы китаплар белән таныштылар.Ә ахырдан “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән буклет белән бүләкләнделәр.