«Уяу булыгыз!» Соңгы вакытта терроризм һәм экстремизм проблемасы глобаль проблемаларның берсенә әверелде. Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау максатыннан 22 апрельдә Яңа Әмзә авылы китапханәсендә «Уяу булыгыз!» дип исемләнгән терроризмга һәм экстремизмга каршы буклетлар таратылды. Акция куркынычсызлыкка, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, террорчылык эшчәнлегенә юл куймауга, террорчылыкка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булган игътибарны үстерүгә юнәлдерелде.
Туган ягым– яшел бишек Туган җир-ул кеше туган һәм үскән урын, ул аңа бик кадерле. Һәр кешенең туган иле бар, ул күңелендә мәңгегә эз калдыра. Ә туган илендә кайгысыз балачак хатирәләре авыр вакытларда җанны җылыта. Элек-электән туган җир кешегә ярдәм итә һәм көч бирә дип саналган. 18 март көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә Туган якны өйрәнү проекты кысаларында «Туган ягым– яшел бишек» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кургәзмәдә авылның бай тарихы, авылыбыздан чыккан күренекле кешеләре белән танышырга мөмкин.
Әниемә бүләк 7 март көнне китапханәгә“Оста куллар утравы” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Әниемә бүләк” дигән мастер – класс үткәрелде. Кәгазь салфеткалардан, төсле кәгазьдән әниләребезгә бүләккә открыткалар ясадык.
Ана – бөек исем 8 март көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Ана – бөек исем” дип аталган тематик кичә үткәрде. Кичәдә “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекләр күрсәтелде .Шулай ук “Хатын – кыз милләтнең җаны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә хатын – кыз образлары кергән хикәяләр, шигырьләр, романнар китаплары һәм вакытлы мәтбугат урын алды.
Татар милләтенә рух бирүче Гаяз Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә. 22 нче февраль Гаяз Исхакыйга 145 ел тулу уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Татар милләтенә рух бирүче” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Язучының “Сөннәтче бабай” һәм "Остазбикә” әсәрләренә аеруча тукталдык.Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гореф-гадәтләрне,проблемаларны уңышлы чагылдырган әлеге әсәрләре әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булып тора.