Гөмбә ясау Ярмадан аппликация ясау бу бик файдалы иҗат төре. Мондый эшчәнлек яхшы баш эшләү системасы осталыгын үстерә һәм нерв системасын тынычландыра. Моннан тыш, бу фантазия үсешенә ярдәм итә. Техниканы үзләштереп һәм бераз хыялланып, чын шедеврлар ясарга мөмкин. 24 октябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә китап укучылар белән «Гөмбә ясау»дигән мастер — класс үткәрелде. Безгә гади карабодай, дөге, тары, картон һәм клей кирәк һәм гөмбәбезне ясый башлыйбыз.
Интернет һәм мин 2022 ел цифрлаштыру елы буларак билгеләп үтелә. Интернет безнең тормышка шулкадәр нык керде ки, ансыз тормышны күз алдына китерү кыен. Интернет хәзерге вакытта иң зур мәгълүмат системасы, кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә 17 октябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе "Интернет һәм мин" дип аталган рәсем конкурсы үткәрде. Укучылар үз фикерләрен ак кәгазьдә уртаклаштылар. Китапханәче компьютерның файдалы һәм шул ук вакытта куркынычсызлыгы турында сөйләде.
Өлкәннәргә- хөрмәт 1 октябрь Өлкәннәр көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе "Өлкәннәргә- хөрмәт" дип исемләнгән чара белән өлкән яшьтәге укучыларыбызны газета - журналлар, яңа китаплары белән өйләренә барып таныштырып кайтты.
Наркоманиягә каршы булыйк 12 октябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә яшьләр һәм яшүсмерләр өчен «Наркоманиягә каршы булыйк»дигән буклет әзерләнде. Наркомания хәзергесе вакытта иң зур бәлаләрнең берсе. Китапханә наркотикларга бәйлелекне дәвалый алмый, наркобизнес белән көрәшә алмый, аның каравы гаять зур мәгълүмат базасы гына булып тора.
Без көчле, бердәм халык Халык бердәмлеге көне хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы 1612 ел вакыйгалары белән бәйле. 4 ноябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәп укучылары катнашында “Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Алып баручы Эльмира Хәялиева бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, бәйрәмнең барлыкка килү сәбәбе булып тора торган 400 ел элек булган вакыйга белән таныштырды, һәм Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү Кремле Польша илбасарларыннан тулысынча азат ителүе турында сөйләде. Китапханәдә шулай ук исем астында китап күргәзмәсе оештырылды. Read more ...