"Татар фольклоры дөньясы” Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Татар фольклоры дөньясы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара Россиядә мәдәни мирас елы дәвам итү кысаларында үтте. Китапханәгә йөрүче укучыларыбызны китапханәче әби – бабаларыбызның гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары, тарихы һәм традицияләре белән таныштырдым.
“Сүнми торган йолдыз” 26 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Сүнми торган йолдыз” дип аталган шигырьләр уку сәгате үткәрелде һәм китап укучыларга “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
“Ана – тормыш нигезе” 8 март көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Ана – тормыш нигезе” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Кичәдә “Аулак өй” күренеше җыр –моң белән үрелеп барды. Шулай ук “Хатын – кыз милләтнең җаны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә хатын – кыз образлары кергән хикәяләр, шигырьләр, романнар китаплары һәм вакытлы мәтбугат урын алды.
“Дөнья халыклары әкиятләре" Яңа Әмзә авылы китапханәсе Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына карата “Дөнья халыклары әкиятләре” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдә төрле милләт халык әкиятләр китаплары урын алды.
“Әниемә бүләк” 7 март көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә даими йөрүче укучыбыз Ахмадеев Фәнис “Әниемә бүләк” дигән мастер – класс күрсәтте. Ул кәгазь салфеткалардан, төсле кәгазьләрдән открытка ясау буенча мастер класс күрсәтте.