“Минем чорым-минем җырым”

4  январь көнне Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмагать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, россия Гуманитар фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевка 75 яшь тула. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе  “Минем чорым-минем җырым”дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шагыйрьнең “Вәгъдә-иман”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт”, “Иске сәгать дөрес йөри”, “Җанга уелган уйлар”, “Минем чорым-минем җырым”, “Әсәрләр” китаплары урын алды. Китап укучылар шагыйрьнең китапларын бик яратып карадылар.

minem