«Яраткан шигырьләрне укыйбыз» Ел саен, 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Нәрсә ул шигърият? Һәр кеше өчен ул төрле мәгънәгә ия. Шигърият, без туганнан бирле, әйләнә-тирәбездә: әни җырлаган бишек җырларында, мәзәкләрдә, такмакларда. Шул бәйрәм кысаларында китапханәдә "Яраткан шигырьләрне укыйбыз"дип исемләнгән әдәби укулар узды. Шулай ук китап сөюче дусларыбыз "Туган як шагыйрьләре"дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Prev Next