20 октябрь  көнне, 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә «Татар халык бәйрәмнәре һәм сынамышлары» дип исемләнгән милли тәрбия чарасы үтте. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, Каз өмәсе,Никах-туй йоласы, Бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәр белән, балалар бакчасына йөрүче нәни укучыларыбызны якыннанрак таныштырып үттек. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау максаты белән китап күргәзмәсе әзерләдек.

tatar tele