21 март көнне 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, 5 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан «Ел башы - Нәүрүз бәйрәме» дигән бәйрәм үткәрдек. Кыш һәм Нәүрүзбикә арасында узган ярышлар бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле булгандыр мөгаен.
Нәүрүзбикә әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, язның килүенә сөенделәр. Уеннар белән арыган балаларны өстәл янында кайнар чәй, ботка, тәмле коймак көтә иде. Өстәл янына балаларның уеннарын күзәтеп торган өлкән апаларыбыз да утырдылар.
Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Килгән кунакларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар. улган. Килгән кунакларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар.

науруз фото1