3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Безнең батыр йөрәкле егетләребез" диеп исемләнгән, кыска вакытлы ялга  кайткан мобилизацияләнгән авылдашыбыз белән очрашу кичәсе үткәрде. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Үз Ватаныбызның шундый ышанычлы, кыю, чын уллары булганда, аларның көчле кулларында күп сынауларны кичергән илебез хәзер дә нык тора. Барысы да әниләре, хатыннары, балалары янына исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп булса иде дигән теләктә калабыз.

батыр