«Сәләмәт яшәү рәвеше – озын гомер серләре» 18 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә «Сәләмәт яшәү рәвеше» кысаларында «Сәләмәт яшәү рәвеше –озын гомер серләре» дип исем астында сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Сәләмәтлек –кешенең иң зур байлыгы. Авырмыйча сәләмәт яшәү өчен ничек көнне билгеләргә, авырып киткән очракта фельдшердан ярдәм сораргамы, дару эчәргәме яисә авыру турында китаплардан, газеталардан укып белергәм, шундый сорауларга җаваплар таптык. Prev Next