«Хәрәкәт кагыйдәләре хөрмәткә лаек» Кизләү авыл китапханәсендә танып-белү викторина «Хәрәкәт кагыйдәләре хөрмәткә лаек» узды. Викторина тарихи экскурстан башланды, анда светофорның килеп чыгышы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләнелде. Балалар юлда үзләре очраткан хәлләр турында фикер алыштылар. Ахырда, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, аларны үтәргә дә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар. Назад Вперед