"Батырларның даны мәңгелек" Бүген безнең китапханәдә "Нурлат әдәби"клубының "Батырларның даны мәңгелек" исемле шигъри кичәсе Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Шигъри пәнҗешәмбе традициясен дәвам итеп, җирле авторлар үзләренең хисләргә бай, йөрәккә үтеп керә торган шигырьләрен укыдылар һәм тарихлары белән уртаклаштылар. Моннан тыш, килгән кунаклар да үзләренең язган шигырьләрен укып, кичәгә тагын да җанлылык өстәделәр. Бу бәйрәм кичәсе батырлыкка, каһарманнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен тагын бер кат ныгытып, һәркемнең күңелендә озак сакланырдай булды. Барлык катнашучыларга да искиткеч кичә өчен рәхмәт белдерәбез һәм безне иҗатка рухландырачак яңа очрашуларга өметләнәбез! Prev Next