«Минем яклаучым» 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне Колбай-Мараса авыл китапханәсе укучылар өчен «Минем яклаучым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Китап күргәзмәсендә корал һәм хәрби техника, шулай ук сугышчыларыбызның батырлыклары турында әдәби китаплар куелды. Подробнее...
«Мәхәббәт белән китап» 14 февраль — Халыкара китап бүләк итү көне. Шул датага карап Колбай-Мараса авылы китапханәсе «Мәхәббәт белән китап» дип исемләнгән акция үткәрде. Акция барышында укучылар китапханәгә китаплар бүләк иттеләр. Китапханәгә китап алып килгән барлык бүләк итүчеләргә рәхмәтле! Подробнее...
“Илебезнең төп законы” Ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Конституциясе көне — илнең төп дәүләт бәйрәме. Шул уңайдан 12 декабрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Илебезнең төп законы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә конституцион хокукка багышланган китаплар, һәм белешмә басмалар тәкъдим ителде. Подробнее...
«Җиңү юлы буйлап» 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлелеге дип игълан ителде. Шул датага карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Җиңү юлы буйлап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә тарихи тикшеренүләр, истәлекләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында архив материаллар куелды. Подробнее...
«Тормышта музыка белән» 25 ноябрь көнне Колбай-Мараса авыл китапханәсе укучылар өчен «Тормышта музыка белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә укучылар рус һәм чит ил прозасы корифейларының иң яхшы «классик» әсәрләре, шулай ук сугыш тематикасына багышланган чын классик әдәбият үрнәгенә әверелгән заманча авторларның әсәрләре белән таныштылар. Подробнее...