«Вирус авыруларын профилактикалау» Фома авылы китапханәсендә 28 октябрь көнне Сәләмәт яшәү рәвеше юнәлеше эше буенча сәламәтлек сәгате «Вирус авыруларын профилактикалау» уздырылды. Грипп, ОРВИ һәм коронавирусны профилактикалау - авыруларның бетүен булдырмый калуга юнәлдерелгән бердәм чаралар комплексы ул. Бүген Гиппократ сүзләре актуаль: «Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк». Гади чараларны үтәү йоктырудан сакланырга, инфекцияне масштаблы тарату куркынычын киметергә, кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Без Ватаным Татарстан Дуслык һәм Мәдәни җомга газета-журналларыннан сәләмәтлеккә кагылышлы язмалар белән таныштык һәм фикерләр алыштык. Read more ...
“Шәхесләребез Каюм Насыйри” 24 октябрь көнне Фома авыл китапханәсендә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан “Шәхесләребез Каюм Насыйри” исемле танып-белү сәгате уздырылылды. Китапханәче укучыларын XIX гасырда күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар әдәби, педагогик эшчәнлеге дәвамында ул сәнгать әдәбияты, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннәрнең башка тармаклары буенча 40 ка якын хезмәт бастырып чыгарганын белделәр. Read more ...
“Интернет челтәре, зыянмы, файдамы?” 17 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә “Интернет челтәре, зыянмы, файдамы?” дип исемләнгән куркынычсызлык темасы буенча китапханә дәресе узды. Һәр заманча кеше көн саен интернетта вакыт үткәрә. Әмма интернет - ул мәгълүмат чыганагы һәм ерактан аралашу мөмкинлеге генә түгел, ә компьютер куркынычсызлыгы куркынычы да. Мин балаларга әти –әниләреннән сорамыйча уеннар уйнамаска ,аларны скачать итмәскә,вакытны бушка уздырмаска ,әдәби китап укырга яисә әниләргә булышырга кирәк дип сөйләдем. Read more ...
“Әтиләр белән без бәхетле” 19 октябрь көнне Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Әтиләр белән без бәхетле” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында бала тормышында иң мөһим рольне кем уйный,бу көн әтиләргә рәхмәт әйтә торган көн икәне турында сөйләштек. Балалар үзләренең әтиләре белән таныштырдылар, әтиләре турында, ничек булышулары, бергә ял итүләре, ягымлы, игелекле, ярдәмчел булулары турында сөйләделәр. Read more ...
“Юлларда имин йөрик “ 5 август көнне Фома авылы китапханәсендә светафор көне уңаеннан балалар өчен “Юлларда имин йөрик “дип исемләнгән белем сәгате үткәрелде. Без юл кагыйдәләре белән таныштык,светафорның каян килеп чыгуы,һәм аның төсләре нәрсә аңлатканы турында сөйләдем Сабантуй журналының битләрендәге төрле юл кагыйдәләренә кагылышлы ребуслар ,викторина һәм кроссвордлар чиштек.Юлларда игьтибарлы булып хәвеф -хәтәрсез йөрүләрен теләдем. Read more ...