Файдалы үләннәр Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Дару үләннәренең кайберләре белән дэ таныштырып киттек, бу чарада узебезгэ файдалы уләннэр белән таныштык. Read more ...
“Китапханәдә яңа китаплар һәм җурналлар” Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә. Кичәбезне дә “Китапханәдә яңа китаплар һәм җурналлар” - дип аталган күргәзмә оештырылды, китап сәючеләр китап җурналлар белән таныштылар. Read more ...
Яңа китаплар Яңа китапны дөрес сайлау өчен билгеле бер критерийлар бар, аларга теләсә нәрсә турыдан-туры йогынты ясый, шул исәптән кәеф, яшәү чоры яки яше. Яңа әсәрне укый башлар алдыннан без укыган битләр канәгатьлек китерер дип өметләнәбез һәм бу өметләрне соңгы бүлеккә кадәр саклыйбыз. Безнең барыбыз да китапның юнәлешенә һәм кәефебезгә карамастан, бөтенләй яңа хис-кичерешләр һәм күчеш, яки хәтта фикерләү парадигмасының алмашынуын телибез. Китапханәдә яңа китаплар һәм җурналлар кургәзмәсе оештырылды. Read more ...
Сак бул наркомания Наркоманияны "кичектергесез үлем" дип атыйлар. Наркомания белән кешелек күптән таныш, әмма соңгы дистә елларда ул эпидемия кебек бөтен дөнья буйлап таралды, күбесенчә яшьләрне бутады. Наркомания-коточкыч бәла. Ул психиканың авыр тайпылышларын китереп чыгара, кеше организмын җимерә һәм котылгысыз рәвештә вакытыннан алда үлемгә китерә. Шәһәр филиалы китапханәчесе "Сак бул наркомания" дип исемләнгән темакик кичә үткәрде. Наркомания афәтеннән сак булу өчен буклетлар, листовкалар таратылды. Read more ...
Без төрле, әмма террорга каршы без бергә 25 май көнне "Без төрле, әмма террорга каршы без бергә" дигән исем астында балалар белән террорга каршы хокукый сәгать уздырдык. Чараның төп максаты - уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру. Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләдек. Read more ...