Без бергә! Киекле авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз белән очрашу оештырды. Чара барышында “Ворон” чакырулы якташыбыз хәрби хезмәте, тормышындагы мөһим вакыйгалары белән уртаклашты. Шулай ук ул мәдәният йортындагы махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызга багышланган стенд белән, китапханәдәге китаплар күргәзмәләре белән танышты. Уздырылган әңгәмә бурычның, батырлыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең нәрсә икәнен яхшырак аңларга ярдәм итте. Без горурланабыз! Без бергә! Read more ...
«Чтение с удовольствием» 9 августа отмечается Всемирный день книголюбов - особая дата в календаре для всех, кто не представляет жизни без шелеста страниц. 9 августа прекрасный повод отпраздновать любовь к книгам, вспомнить о магии литературы и объединиться с единомышленниками по всему миру. К этой дате в Бурметьевской сельской библиотеке была организована акция «Чтение с удовольствием». В ходе мероприятия постоянные читатели и гости библиотеки с удовольствием рассказали о важности чтения, поговорили о любимых писателях и книгах. Read more ...
Үз йолдызын тапкан хатын-кыз 5 августта Киекле авылы китапханәсендә «Үз йолдызын тапкан хатын-кыз» китаплар күргәзмәсе эшләде. Ул танылган татар язучысы, драматург, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Габделхак кызы Маликовага 90 яшь тулу уңаеннан оештырылды. Авторның китапханә фондында сакланган танылган романнары, повестьлары, хикәяләре, пьесалары укучылар күзәтүенә тәкъдим ителде. Аның «Алтын ятьмә», «Өермә», «Югалган якутлар», «Кызыл гөл», «Арыш тәме» кебек китапларын укучылар яратып кабул иттеләр. Read more ...
Җиңү утын йөрәкләрдә саклыйбыз 9 августта Үрнәк авылында Нурлат үзешчән артистлары башкаруында «Җиңү утын йөрәкләрдә саклыйбыз» дигән концерт уздырылды. Бу чарада Киекле һәм Кизләү авылы китапханәләре тарафыннан китаплар күргәзмәләре оештырылды. Бөек Җиңүнең 80-еллыгына багышланган күргәзмәдә Бөек Ватан сугышын тасвирлаган басмалар, татар һәм рус язучылары һәм шагыйрьләренең шул чорга багышланган китаплары урын алды. Чарага җыелган халык күргәзмә белән бик кызыксынып танышты. Бигрәк тә хәтер рубрикасы астында чыккан китаплардан үзләренең сугышта катнашкан әби-бабаларын, туганнарының исемнәрен эзләделәр, җанланып аларның сугыштагы тарихлары белән уртаклаштылар. Яшь китап сөючеләр өчен дә күргәзмә эшләде. Балалар үзләре яраткан әкиятләрне карап куанды, татар һәм рус язучыларының кызыклы әсәрләре белән танышты. Кичә бик кызыклы һәм җылы атмосферада үтте. Read more ...
Экологик десант Үрнәк авылы янында урнашкан Иске Аул чишмәсе Киекле авылы җирлеге халкы һәм кайткан кунаклары өчен үзенчәлекле табигать һәйкәле булып тора. Ул - эчә торган су чыганагы, шуңа күрә җирле халык аны сакларга тырыша һәм чисталыкта тота. Шул максаттан 4 августта Киекле авылы китапханәсе авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәтчәннәре белн берлектә өмә оештырды. Өмәдә чишмә яны территориясен чүп-чардан арындыру эшләре башкарылды. Чишмә буенда ял итүчеләрне дә чисталык акциясендә катнашырга чакырып калабыз! Read more ...