“Дулкын, дулкын яңалык” 15 сентябрь Кәкре Атау китапханәсендә “Дулкын, дулкын яңалык” дигән китап күргәзмәсе узды! Килүчеләр яңа журналлар һәм газеталар дөньясына чумды, актуаль темалар һәм яңа идеяләр белән таныша алдылар. Һәр бит-ул яңа ачышлар һәм илһам! Килегез һәм үзегез өчен чиксез белем дәрьясе ачыгыз! Read more ...
«Бөек Җиңү Көне – илебезнең иң мөһим бәйрәме!» Ветераннарыбызга тирән ихтирам белдерәбез. Тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән каһарманнарга мәңгелек дан! 9 май безнең өчен хәтер, горурлык һәм тынычлыкның кадерле булуын искә төшерә торган көн. Read more ...
«Бөек Тукай – безнең Габдулла» 25 нче апрель Кәкре Атау китапханәсендә «Бөек Тукай – безнең Габдулла» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләр әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән ныклап таныштылар. Алар Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты һәм аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше турындагы басмаларны карадылар. Күргәзмәдә Тукайның шигырьләре, әкиятләре, публицистик мәкаләләре, шулай ук аның иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде. Китапханәчеләр кунакларга күргәзмә эчтәлеге белән танышуда ярдәм иттеләр, кирәкле мәгълүматлар белән бүлештеләр. Зур шагыйрьнең иҗади мирасы турында яңадан искә төшерү һәм аның әһәмиятен ассызыклау максатыннан оештырылган бу чара, китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Read more ...
«Җиңүне искә алыйк!» 7 нче май көнне Кәкре Атау китапханәсендә «Җиңүне искә алыйк!» дигән зур рәсем конкурсы узды. Балалар бу мөмкинлектән бик шатландылар һәм бик теләп катнаштылар! Китапханәбезгә килгән һәр бала үзенең күңел түреннән чыккан, җиңүгә булган хисләрен, патриотик рухын ак кәгазь битенә төшерде. Һәр эштә – тырышлык, хыял һәм якты уйлар. Без балаларыбызның иҗади сәләтләренә, аларның Ватанга булган мәхәббәтләренә сокландык. Конкурста җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз! Киләчәктә дә мондый матур чараларны үткәрергә тырышырбыз! Read more ...
Китап сөючеләр иленә сәяхәт 15 август көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә нәни китап укучылар белән «Китап сөючеләр иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе белән берлектә әңгәмә үткәрелде. Чара барышында нәни китап укучыларны күргәзмәгә куелган яңа китаплар белән таныштырдым. Соңыннан балалар күргәзмәдәге охшаган китапларны үзләренә укырга дип өйләренә яздырып та алдылар.Әңгәмә мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.