“Тылсымлы битләр” 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Г. Х. Андерсенның туган көне. Шул датага карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Тылсымлы битләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә бөек әкиятченең искиткеч әсәрләре тәкъдим ителде. Подробнее...
“Дөрес интернет” 21 март көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Дөрес интернет” дип исемләнгән түгәрәк өстәл әзерләде. Чара барышында китапханәче укучыларга социаль челтәрләрдә булган вакытта килеп чыккан иң куркыныч хәлләр һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, Глобаль челтәрнең кешеләргә нинди мөмкинлекләр бирүен, челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәүләрен аңлатты. Подробнее...
«Кайгысыз һәм борчусыз дөнья» 18 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Кайгысыз һәм борчусыз дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә терроризм табигатен яхшырак аңларга, терроризмга каршы көрәш методлары турында белергә ярдәм итә торган басмалар тәкъдим ителде. Подробнее...
И туган тел, и матур 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул датага карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә телне өйрәнүгә ярдәм йөзеннән сүзлекләр, белешмәләр һәм башка әдәбият тәкъдим ителде. Подробнее...
Антон Чехов. Язмыш сюжеты 29 гыйнварда Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Бөек язучының юбилеена Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Антон Чехов. Язмыш сюжеты” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә нигезендә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар куелды. Укучылар Антон Павлович тормышының кыскача хронологиясе, аның замандашларының истәлекләре белән таныша алдылар, алар Чеховны һәм гомумән рус әдәбиятын тирәнрәк аңларга ярдәм итте, ә чит ил язучыларының әйткән сүзләре А.П. Чеховның дөнья әдәбиятында нинди урын алуын аңларга мөмкинлек бирде. Подробнее...