«Кайгысыз һәм борчусыз дөнья» 18 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Кайгысыз һәм борчусыз дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә терроризм табигатен яхшырак аңларга, терроризмга каршы көрәш методлары турында белергә ярдәм итә торган басмалар тәкъдим ителде. Подробнее...
Антон Чехов. Язмыш сюжеты 29 гыйнварда Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Бөек язучының юбилеена Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Антон Чехов. Язмыш сюжеты” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә нигезендә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар куелды. Укучылар Антон Павлович тормышының кыскача хронологиясе, аның замандашларының истәлекләре белән таныша алдылар, алар Чеховны һәм гомумән рус әдәбиятын тирәнрәк аңларга ярдәм итте, ә чит ил язучыларының әйткән сүзләре А.П. Чеховның дөнья әдәбиятында нинди урын алуын аңларга мөмкинлек бирде. Подробнее...
«Беслан кайгысының эхосы» 26 октябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Беслан кайгысының эхосы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә террорчылык проблемасы һәм аның хәзерге җәмгыятькә йогынтысына багышланган әдәби китаплар, журналлар тәкъдим ителде.
«Закон алдында барысыда тигез» Ел саен 12 декабрьдә илебездә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул көнгә карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Закон алдында барысыда тигез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә, беренче чиратта, РФ Конституциясе, шулай ук җинаять, гражданлык һәм торак юнәлешләре буенча кодекслар, СССР һәм РФ Конституциясенең төрле басмалары, фәнни шәрехләр тәкъдим ителде. Подробнее...
“Белергә хокукым бар” 26 июль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Белергә хокукым бар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше турында фәнни-популяр китаплар һәм нәфис китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә наркоманиянең сәламәтлеккә тискәре нәтиҗәләрен яктырту омтылышы булып торды, бер минутлык ләззәт өчен үз тормышыңны һәм якыннарың, туганнарың тормышын куркыныч астына куярга кирәкме икәнлеге турында уйланырга тәкъдим ителде. Куркынычтан саклану өчен мәгълүматлы булырга кирәк. Тәкъдим ителгән материал белән танышу һәм аны анализлау нигезендә укучылар «Наркотик» дигән куркыныч сүзнең нинди булуын һәм аны куллануның нинди зарарлы нәтиҗәләргә китерүен, XXI гасыр чумасын таратучыларның нинди җаваплылыкка тартылуын аңлый аладылар.