“Закон алдында барысы да тигез” 12 декабрь - Россия Конституциясе көне. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Закон алдында барысы да тигез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә, Конституциягә төзәтмәләр, кодекслар, Россия хокукы һәм тарихы буенча дәреслекләр тәкъдим ителде.
“Сүзлекләр һәм энциклопедияләр” Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне ел саен 22 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шул датага карап 22 ноябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Сүзлекләр һәм энциклопедияләр” дип исемләнгән интерактив уен үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларның сүзлек запасын баетты, белешмә әдәбият белән эшләү осталыгын камилләштерде. Ә ахырдан укучылар уен формасында сорауларга җавап бирделәр һәм китап күргәзмәсенә күз салдылар.
“Мораса җире талантларга бай” Һәр җирдә җирле халык горурлана торган кешеләр бар. Алар шагыйрьләр, язучылар, табиблар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка һөнәр ияләре булырга мөмкин. Талантлы кешеләр зур шәһәрләрдә генә балкып торалар дип уйларга кирәкми, күп кенә бөек кешеләр ерак авылларда яшәгәннәр, зур кыенлыклар кичергәннәр. 26 июль көнне Колбай-Мораса авыл китапханәсе укучылар өчен “Мораса җире талантларга бай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.Бу күргәзмәдә укучылар авылыбызның тормышы, авылыбыздан чыккан талантлы шәхесләрнең китаплары белән танышып үттеләр.
“Беслан кайгысының эхосы” 25 октябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Беслан кайгысының эхосы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә терроризмның барлыкка килү тарихы һәм соңгы унъеллыкның иң танылган терактлары, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында китаплар тәкъдим ителде.
" Тылсымлы Пушкин илендә" 6 июньдә Россиянең Пушкин көне һәм рус теле көне билгеләп үтелә. Бу дата хөрмәтенә Кулбай-Мараса авыл китапханәсе "Тылсымлы Пушкин илендә" китап күргәзмәсе әзерләгән. Күргәзмәдә китапханә укучылары язучының тормышы, иҗаты белән танышалар.