Шагыйрьне иҗади доньясы Расүл Гамзатов Дагестанның Цада авылында туган. Аның иҗаты Дагестанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле.15 гыйнварь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе әлеге әдәбият эшлеклесенә багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында китаплар, шулай ук аның авторлык әсәрләре белән әдәбияты тәкъдим ителде.
“Язгы аҗаган” 21 декабрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе китап укучылары өчен “Язгы аҗаган” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.Бу күргәзмәдә Мәхмүт Хәсановның китаплары куелды.Китап укучылар әдипнең “Язгы аҗаган” , “Саф җилләр”, “Юллар, юллар”, “Кама таңнары”, романнары, балалар өчен язылган “Очар кошлар”, “Җирән кашка”, “Шайтан малае” дигән повестьлары белән якынырак танышып үттеләр.
«Дуслык нәрсәдән башлана?» 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсендә толерантлык көненә карата «Дуслык нәрсәдән башлана?» дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрде. Чара барышында укучыларны китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды, «толерантлык» сүзенең нәрсә белдергәнен аңлатты һәм бер-береңә карата мөнәсәбәтләр, бер-береңне ничек ишетергә, аңларга, хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Подробнее...
“Каерса да язмыш канатымны” 3 декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсе инвалидлар көненә карата китап күргәзмәсе әзерләде . Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, Б.Полевой, язучылар турында мәгълүматлар белән танышып була.Аларның язган китаплары һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.
“Татарстан Республикасының Конституция көне” 6 ноябрь – Татарстан Республикасының Конституция көне. Әлеге уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының Конституция көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә телләр, законнар, конституция китаплары куелды. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы дип исемләнгән җыентыкка күзәтү үткәрелде. Подробнее...