“Рөстәм Мингалимовка багышланган иртә” 15 август көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсендә Рөстәм Гали улы Мингалимовка багышланган “Рөстәм Мингалимовка багышланган иртә” исемле китап күргәзмә ясалды. Укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якынырак танышып үттеләр. Подробнее...
“Мәхәббәткә хәреф киртә түгел ” 20 нче июль көнне балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсендә “Мәхәббәткә хәреф киртә түгел ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якынырак танышып уттеләр. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган китаплары урын алды.
“Бөтенроссиядә гаилә мәхәббәт һәм тугырылык көне” 8 июль Бөтенроссия гаилә мәхәббәт һәм тугурылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авыл китапханәсе бу датага багышлап “Бөтенроссия гаилә мәхәббәт һәм тугырылык көне” дип исемләнгәр чара үткәрде.Чара барышында укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, гаилә тормышының кызыклы очраклары, үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр,рәсемнәр ясадылар. Ә соңыннан,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалдылар.
“Рәйсә Ишморатовага – 105” 20 июль көнне татар драматургы , СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәйсә Гыйниятулла кызы Ишморатованың юбилейына багышланган “Рәйсә Ишморатовага – 105” дип аталган әдәби сәгать булып узды. Укучылар шагыйрэнен тормыш юлы хэм анын ижаты белэн таныштылар. Ахырдан “Чәчәкләр” исемле хикәясен укыдылар.
“Тырышлыгы-үрнәк алырлык Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин” 23 март көнне,Колбай-Мораса авылы китапханәсе,укучылар өчен дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог Әхмәдзәки Сафиуллинга карата “Тырышлыгы-үрнәк алырлык Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында укучыларны Дин галименең тормыш юлы,эшчәнлеге һәм язылган китаплары белән якынанрак таныштырдым.Чара бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте.