“Галимҗан Ибрагимов язучы һәм бөек галим” 12 март көнне Бөек татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 яшь тула. Колбай-Мораса авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Галимҗан Ибрагимов язучы һәм бөек галим” әдәби сәгать үткәрелде.Укучыларны мәгърифәтченең тормыш юлы һәм иҗаты, беренче хикәяләре, иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләдем.Әдәби сәгать эчтәлекле үтте.
“Ирләр илнең терәге” 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.Шул уңайдан,Колбай-Мораса авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә карата “Ирләр илнең терәге” дип аталган әдәби сәгать уздырды.“Ватанны саклаучылар” темасы безнең заманда аеруча актуаль.Илебез элек-электән Ватаныбызны саклаган һәм үз сакчылары белән дан тота. Ватанны саклаучылар көне тарихы белән таныштырып, аларда горурлык һәм мәхәббәт хисләре тудырабыз.
«Цифрлы галәм дөньясы» 2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 10 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсендә «Цифрлы галәм дөньясы» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе оештырды. Кечкенә китапханә укучыларыбыз «Цифрлы галәм дөньясы» ничек аңлауларына карап рәсем ясап килделәр. Заманча балалар туганнан бирле цифрлы пространствога чумалар, алар цифрлы мохиттә яшиләр һәм укый һәм тормышларын цифрлы кырдан башка күз алдына да китерә алмый. «Цифрлы галәм дөньясы» кибернетика, гомуми һәм һөнәри билгеләнештәге компьютер программалары, компьютер артында куркынычсыз эш алып бару, интернетның гаять зур мөмкинлекләрен ача.
“Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты” 23 февраль көнне,Колбай-Мораса авылы китапханәсе Совет татар рәссамы, скульптор, график, фотограф Габделбакый Идрис улы Урманчиевның туган көненә карата “Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты”дип аталган портрет күргәзмә әзерләде. Һөнәри татар сәнгатенә нигез салучы, ул татар осталарының беренче булып махсус сәнгать белеме алган, әмма өлкән елларда аның сәнгатендә өстенлек итә торган милли традицияне беркайчан да югалтмаган.Аның иҗатында югары һөнәри осталык татар милли мәдәнияте нигезләре белән берләштерелде.
«Бөек дәүләтнең бөек патшасы» 9 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе, Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Бөек дәүләтнең бөек патшасы» дип исемләнгән портрет күргәзмә әзерләде. Күргәзмә аша китап укучылар бөек реформаторның тормыш юлының кызыклы фактлары, аның шәхси тормышы турында мәгълүматлар белән таныштылар.