“Гаҗәеп уку сәгате” Бөтенроссия уку көне ел саен 9 октябрьдә билгеләп үтелә. Шул датага карап 9 октябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Гаҗәеп уку сәгате” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә балалар әкиятләреннән алып классик әдәбиятка һәм хәзерге заман әсәрләренә кадәр төрле жанрдагы һәм яшьтәге китаплар тәкъдим ителде. Һәр килүче үз зәвыгы һәм кызыксынулары буенча китап таба алды. Подробнее...
“Начар җәмгыятькә эләкмәс өчен нәрсә укырга” 19 август көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Начар җәмгыятькә эләкмәс өчен нәрсә укырга?” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә наркотик матдәләрнең зыяны, наркотикларга бәйле кешеләрнең сәламәт кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләре, наркотикларга бәйлелекне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Бу тема элек-электән актуаль темаларның берсе булып тора. Подробнее...
21 гасыр чумасы 17 июнь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучыларга “21 гасыр чумасы” дип исемләнгән булет таратты. Бу буклетта укучыларны наркотик матдәләр кабул итүнең куркынычлыгы, аларның кеше организмына һәм психикасына җимергеч йогынты ясавы турыда аңлатылган. Подробнее...
“Россиягә хезмәт итәм” Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2025 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул датага карап 25 июль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Россиягә хезмәи итәм” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә сугышка һәм башка локаль конфликтларга багышланган китаплар, шулай ук бу тема буенча матур әдәбият тәкъдим ителде. Подробнее...
“Интернет челтәрендә үз-үзнңне тоту кагыйдәләре” 2 май көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Интернет челтәрендә үз-үзнңне тоту кагыйдәләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим илтте. Бу күргәзмәдә заманча мәгълүмат мохитендә үз-үзеңне тоту төп кагыйдәләре белән таныштырды, зарарлы һәм куркыныч мәгълүматны булдырмаска, дөрес мәгълүматны дөрес булмаганнардан аерырга, мәгълүмат челтәрләрен нәтиҗәле кулланырга өйрәтә торган басмалар тәкъдим ителде. Подробнее...